Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
06.07.2017

Назарбаев аэропортны үз исеме белән атауга каршы чыккан

Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев даими рәвештә аның исемен мәңгеләштерү буенча инициативаларны хупламавы хакында белдерде. Казахстан лидеры хөкүмәт тарафыннан тәкъдим ителгән Астана аэропортының исемен «Нурсолтан Назарбаев"ка алмаштыру идеясенә тискәре карашта булуын әйткән. Бу турыда ул «Россия 24» телеканалына интервьюда сөйләгән, дип яза «Известия».

«Бу минем инициатива түгел. Мин моңа каршы. Бу мәсьәлә даими күтәрелә», — дигән Назарбаев. Шул ук вакытта бу киләчәк буын мәсьәләсе, безнең буынныкы түгел дип белдергән.

Назарбаев Марк Аврелий сүзләрен китергән. Ул «Сиңа нигә һаман һәйкәл куелмаган?» дигән сорауга болай дип җавап биргән: «Бу кемгә һәйкәл дип сорауны теләмим. Мин киткәннән соң, аңа нигә һаман һәйкәл куелмаган?» дип сорасыннар, дигән.

Узган елда Казахстан парламентының бер депутаты республика башкаласының исемен беренче президентка атап, «Нурсолтан» яки «Назарбаев» дип үзгәртергә дә тәкъдим иткән иде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин