Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.08.2015

Нефтькә бәяләр арту соңгы 6 елдагы рекордлы күрсәткечне тәшкил итте

 Нефтькә бәяләр арту соңгы 6 елдагы рекордлы күрсәткечне тәшкил итте. Ул 10 проценттан артыкка үсте, дип хәбәр итә "Bloomber" агентлыгы.

Дөнья акцияләре базары күтерелү һәм Shell ике нефть үткәргеч эшен туктаткан Нигериядән яңалыклар фонында, нефть җомга көнне кыйммәтләнүен дәвам итте.

Әйтик, иртән WTI маркалы нефть бәясе Мәскәү вакыты белән 8.00дә  1 процентка - барреле 43,04 долларга кадәр күтәрелде. Лондонның "ICE Futures" биржасында Brent нефтенә октябрь фьючерслары 0,6 процентка - барреле 47,85 долларга кадәр кыйммәтләнде, дип белдерә "Интерфакс".  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20