Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.01.2016

Нефтьнең барреле 31 долларга кадәр кимегән

Кытай икътисады перспективалары уңаеннан яңа борчылулар фонында җиденче көн рәттән нефть бәясе төшүен дәвам итә. 
Бүген Нью-Йоркның электрон сәүдәсендә (NYMEX) февраль WTI нефтенә февраль фьючерслары 1,45 процентка - барреле 30,95 долларга кадәр кимегән. WTI нефтенә иң түбән бәя 2003 елның декабрендә күзәтелгән.
Иртән Лондонның "ICE" биржасында "Brent" нефтенә фьючерслар 1,4 процентка - барреле 31,1 долларга кадәр кимегән. 
Базарда катнашучылар Кытай икътисады үсеше тоткарлануның тискәре нәтиҗәләреннән курка. Кытай Халык Республикасының фонд базары тотрыксыз, дип хәбәр итә "Интерфакс".

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20