Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.07.2016

Новосибирск татар яшьләре милли мәдәниятне саклап калыр өчен рус телендә дә уеннар үткәрә

Новосибирск татар яшьләре милли мәдәниятне саклап калыр өчен рус телендә дә уеннар үткәрә
 Новосибирск татар яшьләре татар тематикасына караган сорауларга корылган “Йөзгә – бер” (“Сто к одному”) уенын оештырган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Новосибирск шәһәренең “Алтын йолдыз” татар яшьләре клубы рәисе урынбасары Илдус Рәхимҗанов сөйләде. Әлеге проект Татар яшьләре көннәрендә дә тәкъдим ителде.

Сораулар, нигездә, татар халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте, милли бәйрәмнәренә багышланган. Әйтик, Коръәннең кем тарафыннан укылуы, татарның үз хуҗалыгында ниләр тотуы, Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре турында сораулар булган. Иң элек аларны Новосибирск урамнарында кеше күпләп йөри торган урыннарда, мәсәлән, метро янында биргәннәр, шул рәвешле, 100ләп үтеп баручы арасында сораштыру уздырганнар. “Йөзгә – бер” уенында катнашучылар – 18-30 яшьләрдәге егетләр, кызлар исә җавапларның иң популярларын әйтеп бирергә тиеш булган.

“Новосибирскида яшәүчеләрнең барысы да татар дөньясы белән таныш түгел, шуңа җаваплар арасында кызыклары да, көтелмәгәннәре дә бар иде”, – дип билгеләп үтте Илдус. “Йөзгә – бер”дә 4 кешедән торган 2 команда көч сынашкан. Уенны 40лап кеше тамаша кылган. Чара Нововсибирскида яшәүчеләр арасында татар мәдәниятен популярлаштыруны, уенчыларның һәм тамашачыларның белемен арттыруны, яшьләр клубына татар яшьләрен җәлеп итүне күздә тотып оештырылган.

Хәзерге вакытта IX Себер татар яшьләре фестивален уздырырга әзерләнәләр. Аны көзен оештыру ниятләнә. 4 көн дәвам итәчәк фестивальдә Омск, Томск, Төмән, Свердловск һ.б. өлкәләрдән 100гә якын кеше катнашуы көтелә. Аның кысаларында милли юнәлешле мастер-класслар, тренинглар уздырылачак. Остазларны Казанннан да чакырырга уйлыйлар.

Илдус Рәхимҗанов сүзләренчә, Новосибирск шәһәренең “Алтын йолдыз” татар яшьләре клубы 2001 елдан бирле эшли. Анда 30-40 актив егет һәм кыз йөри. Алар атна саен җыелып аралашалар, татар дөньясында булган яңалыклар турында фикер алышалар, татар фильмнары карыйлар. “Туган телдә, нигездә, татар авылларыннан Новосибирскига укырга килгән студентлар гына сөйләшә белә. Татар теленең кулланылыштан төшеп кала баруы – зур проблема. Хәтта авылларда да татарча мөрәҗәгатькә русча җавап бирәләр. Туган тел мәктәпләрдә дә өйрәнелми” – дип сөйләде егет. Шул сәбәпле, уен да рус телендә үткәрелгән.

Илдус тумышы белән Новосибирск өлкәсенең берничә татар авылы янәшә урнашкан Бараба районыннан. “Бездәге татар авылларында Бараба сөйләше таралган. Бу диалектта аралашучылар санының 10 мең тирәсе тәшкил итүен, көннән-көн азая баруы турында укыганым бар. Шуңа аны саклап калу мәсьәләсе дә бик борчый”, – диде ул.

Егет соңгы елларда Новосибирскида татар яшьләре хәрәкәтенең җанлануын, яшьләр клубына йөрүчеләрнең саны артуын билгеләп үтте. Моны авыллардан шәһәрләргә милли җанлы актив егетләрнең, кызларның күпләп килүе, клуб оештырган чаралар турында социаль челтәрләрдә даими рәвештә хәбәр таратылуына бәйләп аңлатты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20