Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
05.06.2017

"Нәүрүз" театр фестивале белән курчак осталары таныштыра

Сишәмбе, 6 нчы июнь, «Нәүрүз» театр фестивале катнашучылары - «Әкият» курчак театры артистлары Ришат Гыйздәтуллин һәм Язилә Гыйниятуллина «Манзара» иртәнге тапшыруында кунак булалар. Театр фестивале нинди яңалыкларга бай була һәм фестивальнең катнашу географиясе быелгы чарада киңәяме? Сорауларга курчак театры артистлары җавап бирә.

Искәртеп узыйк, төрки халыкларның XIII «Нәүрүз» Халыкара театр фестиваленең ачылу тантанасы бүген 21.00 сәгатьтә Кабан күле буендагы амфитеатрда уза. Фестиваль Казанда 5 нче июньнән 9 нчы июньгә кадәр уза. Спектакльләр Казанның 5 театраль мәйданында: Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында (Зур һәм Кече сәхнә), К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия, Казан дәүләт Яшь тамашачылар (ТЮЗ) һәм Татар дәүләт «Әкият» курчак театрлары сәхнәләрендә күрсәтелә. Театр фестивале нәтиҗәләре татар театрлары өчен югары бәя исәпләнәме һәм төрки халык театрлары бер-берсенә якын яшиләрме?

Бу һәм башка кызыклы сорауларга җавапны «Манзара» тапшыруын карап белә аласыз. Тапшыруны «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 6:00 һәм 2:00 сәгатьләрдә, ә «ТНВ-Планета» телеканалында 6:00, 16:10 һәм 1:05 сәгатьләрдә карый аласыз.

Һәр иртәне «Манзара» тапшыруы белән каршылагыз!




www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!