Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.05.2015

Ольга Голодец "WorldSkills Russia" илкүләм чемпионаты финалында катнашучыларга: “Сез бик зур хәрәкәтнең чишмә башында торасыз”

Казанның "Ак Барс" кара-каршы көрәш сараенда "WorldSkills" стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалының ачылыш тантанасы уздырылды.

Билгеле булганча, 19-23 май көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә "WorldSkills Russia" илкүләм чемпионаты финалы булачак. Аны оештыручы – Россия Федерациясенең "WorldSkills International" халыкара оешмасындагы рәсми вәкиле һәм "WorldSkills" стандартлары буенча һөнәри осталык бәйгесе операторы “Ворлдкиллс Россия” берлеге. Чемпионат ТР Хөкүмәте ярдәмендә үткәреләчәк.

"WorldSkills Россия 2015" илкүләм чемпионаты финалы – Россиянең төрле төбәкләреннән күп санлы катнашучыларны җәлеп иткән киңкүләм бөтенроссия чемпионатының йомгаклау этабы. Аннан алда ярымфиналлар үтте, аларның нәтиҗәләре буенча һәр федераль округта җиңүчеләр билгеләнеп, илкүләм финалда катнашу өчен командалар формалашты. "WorldSkills" чемпионаты һәр төбәктә һөнәри белем бирү учреждениеләреннән һәм югары уку йортларыннан 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр иң яхшы эшче һөнәрләр вәкилләрен җыеп, тамашачылар һәм катнашучылар өчен үзендә ярышу, мәдәни һәм күңел ачу программаларын туплаган чып-чын шоуга әверелгән.

Иртәгәдән “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге павильоннарында чемпионат финалында катнашучыларны сынау конкурслары көтә. Эшче белгечлек остасы исеменә һәр 55 компетенциядә Россиянең 40 лап төбәгеннән, шулай ук Израиль, Беларусь, Казакъстаннан барлыгы 536 катнашучы дәгъва кылачак. Аларны әзерләүче 486 экспертны да кушсаң, катнашучылар саны 1 меңгә якын. Конкурстан тыш, Марокко һәм Финляндия вәкилләренең дә үз осталыгын күрсәтүе планлаштырыла. Татарстан данын 93 кеше яклаячак, Татарстаннан 64 эксперт катнашачак. Татарстан җыелмасы 25 нче февральдән 29 нчы апрельгә кадәр 31 һөнәри белем бирү оешмасы базасында үткәрелгән төбәк чемпионаты йомгаклары буенча формалашкан. Татарстан командасының "Медицина оптикасы" юнәлешеннән кала, барлык компетенцияләрдә үз осталыгын күрсәтәчәге билгеле. Чемпионат кысаларында 10-17 яшьлек укучылар өчен "JuniorSkills" ярышлары да узачак. Татарстан командасында 41 укучы катнаша.

Чемпионат финалына кадәр барып җиткән һөнәр осталарын РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, “Ворлдскиллс Россия” һөнәри берләшмәләр һәм эшче кадрлар үсеше агентлыгы” берлеге генераль директоры Роберт Уразов сәламләде.

“Сез бик зур хәрәкәтнең чишмә башында торасыз. Бүген бирегә борынгы һөнәрчелек традицияләре дәвамчылары булган иң-иңнәр җыелган. Вакыт узар, һәм бу хәрәкәт миллионлаган кешене колачлар. Әмма сез үзегезнең башлап йөрүчеләр булуыгызны истә тотыгыз”, - дип мөрәҗәгать итте Ольга Голодец һәм катнашучыларга уңышлар теләде.

Ул Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның сәламләү хатын җиткерде. “Безнең илдә һөнәри осталык чарасы өченче мәртәбә уздырыла, ул үзен киңкүләм, әһәмиятле, мавыктыргыч чара итеп танытырга өлгерде. Конкурс мәйданчыкларында яшь белгечләр үз осталыгын, иҗади мөмкинлекләрен күрсәтә. Чемпионат нәтиҗәләре буенча Россияне лаеклы төстә Бразилиядә бөтендөнья беренчелегендә тәкъдим итә алырлык көчле команда барлыкка киләчәгендә шигем юк”, - дигән юллар бар РФ Премьер-министрының сәламләү мөрәҗәгатендә.

“Безнең өчен икенче ел рәттән шундый мөһим һәм кирәкле чемпионат кабул итүебез – зур мәртәбә. Быел чемпионатка тагын да яңа һөнәрләр өстәлде. Бүген безнең товар җитештерүчеләрнең сездә кызыксынуы зур, чөнки сезнең осталык – безнең көндәшлек һәм киләчәк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. Ул Татарстанда 25 ресурс үзәге булдырылачагы турында хәбәр итеп, якындагы 3-4 елда бу мәсьәләнең хәл ителәчәге хакында белдерде. Татарстан лидеры Россиянең 2019 нчы елда "WorldSkills Competition" бөтендөнья чемпионатын уздыруга заявка бирүе турында искәртеп узды.

Роберт Уразов Россия җыелмасына эләгәчәк яшьләрнең агымдагы елның августында Бразилиядә бөтендөнья чемпионатында ил данын лаеклы төстә яклаячагына ышанычын белдерде.

Аннан соң Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады, дәүләт әләмнәре күтәрелде. Чемпионаттта катнашучылар һәм экспертлар исеменнән берәр вәкил тырышлык күрсәтәчәкләре һәм гадел хөкем итәчәкләре турында ант сүзләрен әйтте. Ольга Голодец, Рөстәм Миңнеханов һәм Роберт Уразов "WorldSkills Russia" финалына старт биреп, символик төймәгә басты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20