Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.08.2015

Олимпия чемпионы Валентина Никонова Казанның шәрәфле гражданы булды

Олимпия чемпионы Валентина Никонова Казанның шәрәфле гражданы булды Бүген Казан шәһәре Думасының 44 нче сессиясендә Олимпия чемпионы, күп тапкыр СССР һәм дөнья чемпионы, Европа Кубогы иясе Валентина Никоновага “Казанның шәрәфле гражданы” исеме бирелде.

Әлеге мактаулы исем аңа шәһәр данын күтәрүгә спортта яулаган уңышлары өчен Казан шәһәре мэры һәм Дума рәисе Илсур Метшин тәкъдиме белән бирелә. Валентина Никонованың исеме шулай ук “Казанның мактаулы гражданнары” китабына да кертеләчәк. “Казанның шәрәфле гражданы” исеме бирелү турындагы таныклык һәм бер тапкыр бирелә торган акчалата бүләк аңа Шәһәр көнендә тантаналы төстә тапшырылачак.

Валентина Никонова – Олимпия чемпионы, дөнья күләмендә фехтование буенча иң яхшы спортчысы. Ул 1952 елның 5 мартында Казанда туган. 1975 елда Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлаган.

1973 елда шәхси исәптә дөнья чемпионы, Мәскәүдә уздырылган Универсиаданың команда исәбендә көмеш призер була. Ул Татарстан тарихында беренче мәртәбә булган Универсиадада катнаша. 3 тапкыр дөнья чемпионы, 5 тапкыр Европа чемпионы, 6 тапкыр СССР чемпионы. 1974 елда Европа Кубогын яулауга ирешә һәм дөньяның иң яхшы фехтовкалаучысы буларак таныла. 1976 елда Монреальда уздырылган Олимпия уеннарында рапиралар белән команда ярышларында җиңүгә ирешә.

Спорттагы карьерасын тәмамлагач, В.Никонова фәнни-педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау буенча актив эш алып бара.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20