Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.08.2016

"Печән базары" фестивале гади ярминкә кебек булырга тиеш түгел – шәһәр Башкарма комитеты

7 нче августта Кабан күле ярында “Печән базары” фестивале узачак. Иске татар бистәсе бу көнне заманча татар мәдәнияте үзәгенә әверелергә тиеш. Бу хакта бүген Казан мэриясендә узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының “Иске шәһәр” территориясе префекты Марат Усманов сөйләде.

Фестивальнең үзәгендә яшь дизайнерларның милли компонентлы продукциясе тәкъдим ителгән ярминкә булачак. Анда Россиянең 16 төбәгеннән 60 тан артык дизейнер катнашачак. Марат Усманов яшь дизайнерларның Мәскәү, Казан, Чиләбе, Пермь, Төмән, Башкортстаннан булуын әйтте.

Марат Усманов әйтүенчә, ярминкәдә кулдан ясалган сувенир эшләнмәләр, татар милли киеме, милли аяк киеме, заманча әдәбият һәм сирәк китапларны сатып алу мөмкинлеге бирелә. “Ярминкә барышында XX гасыр башы – татар мәдәни тормышы чәчәк аткан чор атмосферасы тантана итәчәк. “Укулар паркы” проекты кысаларында яңа китаплар презентациясе, шигырьләр декламациясе, сирәк татар китаплары буккросингы, ирекле микрофон булачак. Фестиваль кысаларында “шигъри перфоманс” көтелә. Анда үз шигырьләрен укыячак яшь шагыйрьләрне ишетергә мөмкин булачак. Иске татар бистәсе буенча экскурсия дә ниятләнә. “Сабайлар” үзәге төрле яшьтәге балалар өчен күңел ачу чаралары оештырачак”, - дип белдерде “Иске шәһәр” территориясе префекты.

Марат Усманов татар әкиятләренә квестлар төрле яшьтәге балаларны татар мәдәнияте белән таныштыра алачагын белдерде. Бу мәйданда Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры спектакле күрсәтеләчәк. “Сезне үзегезне шул чордагы Иске татар бистәсе вәкилләре итеп хис итәргә чакырам”, - диде Марат Усманов һәм аның 13 тән 20 сәгатькә кадәр узачагын хәбәр итте.

Казан шәһәре Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин традицияләр белән тере элемтә әһәмиятен ассызыклады. “Шәһәр халкы шушы чарага зур теләк белән килер дип ышанабыз. Бу проект даими булуына омтылырга кирәк. Иске татар бистәсендә тормыш кайнап торырга тиеш. Гап-гади ярминкә дәрәҗәсенә төшү ярамый. Тере традиция форматында булганда гына, проект Казан халкы һәм кунаклары өчен магнит була ала”, - диде Денис Калинкин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20