Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
23.06.2017

Пошалым егетенең зур юбилей концерты күрсәтелә

Шимбә, 24 нче июнь, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы үз тамашачылары хозурына Татарстанның халык артисты Рөстәм Закировның «Егет чак, җырлар чак» дип исемләнгән 50 яшьлек юбилей концертын тәкъдим итә. Яраткан җырчыгызның зур концертын карамыйча калмагыз.

Популяр эстрада җырчысы һәм Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров Арча районының Урта Пошалым авылында 1967 нче елның 11 нче маенда дөньяга килгән. Булачак җырчы Казан педагогика институтының музыка факультетын тәмамлый.

Рөстәм Закиров 1988 нче елда «Татар җыры» бәйгесендә катнашып, Казан сәхнәсенә беренче мәртәбә аяк басты. 1993 нче елда ике җыр - «Иске Карурман» һәм «Агыла да болыт агыла» җырларын башкарып, Гран-при яулый.

Туган авылында 2004 нче елдан башлап һәр елны кыш уртасында «Пошалым чаналары» җыр фестивале уза. Рөстәм Закиров фестивальгә үзе нигез салган. Үз хисабына үткәрә башлаган бу чара бүгенге көндә Арчада гына түгел, ә бөтен Татарстанда да билгеле. Рөстәм Закиров тормыш иптәше җырчы Люция Мусина белән бер ул һәм бер кыз үстерәләр.

Шимбә көнне 13:30 сәгатьтә зур тамашаны карамыйча калмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!