Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.07.2015

Православиелеләр Казанда Мәрьям-Ана иконасы күренү-пәйда булу бәйрәмен билгеләп үтәчәк

Православиелеләр Казанда Мәрьям-Ана иконасы күренү-пәйда булу бәйрәмен билгеләп үтәчәк Иртәгә, 21июльдә, православиелеләр Казанда Мәрьям-Ана иконасы күренү-пәйда булу бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Әлеге икона Рус православие чиркәве (РПЦ) тарафыннан олыланганнарның берсе санала.

21е көнне сәгать иртәнге 9да Казан кремлендагы Благовещение соборында Казан һәм Татарстанның яңа митрополиты Феофан җитәкчелегендә тантаналы дини чара – литургия башлана, аннары могҗизалы саналган икона белән Крестовоздвижение чиркәвенә таба хач сәфәре (крестный ход) кылына. Шуңа бәйле рәвештә, кремльнең Воскресение манарасыннан Батурин һәм Зур Кызыл урамнары буйлап Крестовоздвижение гыйбадәтханәсенә кадәр сәгать 11дән транспорт өчен юл ярты сәгатькә ябылып тора.

Бу хакта бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге башлыгы Илнур Шакиров белешмә бирде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20