Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.07.2016

Президент белән Патриарх бер-берсенә рәхмәт әйтеште

Рөстәм Миңнеханов Рус Православие чиркәве башлыгына визиты өчен, вакыт табып килүе өчен рәхмәт белдерде. "Татарстанлылар сезнең визитны бик көттеләр", – диде ул Патриархка.

Татарстан Президенты әңгәмәдә тагын бер кат бүген Казанда Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы катнашында үткән Казан Изге Ана иконасы соборына нигез салу тантанасының әһәмиятен ассызыклады. "Бу чыннан да бөтен татарстанлылар һәм православие христианнары өчен гаять мөһим зур вакыйга", - диде ул.

Патриарх мактаулы кунаклар китабында язу калдырды.

"Чәчәк атучы Татарстанны күргәнемә шатланам – бу җирдә православиелеләр, мөселманнар кече ватаннары һәм бөек Россия иминлегенә янәшә хезмәт итәләр. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка кунакчыллыгы, православиелеләр һәм  мөселманнарга озак еллар дәвам итүче багланышларына зур ярдәме өчен рәхмәт", – дип язды ул.

Рөстәм Миңнеханов Патриархка югары бәясе һәм ышанычы өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20