Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
21.09.2017

Президентның еллык юлламасы турында "Таяну ноктасы" әңгәмә оештыра

Пәнҗешәмбе кичендә «Таяну ноктасы» тапшыруы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясавына багышлана. Чыгышны «Яңа Гасыр» каналы турыдан-туры трансляциядә күрсәтә.

Президентның еллык юллама белән чыгыш ясавы турында түбәндәге студия кунаклары фикер алыша: Рәфыйк Мөхәммәтшин — Болгар ислам академиясе ректоры, Ирек Шәрипов — Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе, Линар Якупов -Татарстан премьер-министры киңәшчесе, Таһир Һадиев — Дәүләт Советы депутаты.

Искәртеп узыйк, 21 нче сентябрьдә Казанда V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының ике утырышы уза. Шул рәвешле, 20 нче утырыш 10:00 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында башлана. Анда республиканың эчке һәм тышкы сәясәте турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый.

Караласы мәсьәләнең мөһимлеген һәм халык кызыксынуы зур булуны исәпкә алып, утырыштан «Яңа Гасыр» каналы һәм «Болгар радиосы» турыдан-туры телевизион һәм радиотрансляция оештыралар. Еллык юлламаның турыдан-туры трансляциясен «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында пәнҗешәмбе, 21 нче сентябрь, 10:00 сәгатьтә, ә кабатлау трансляциясен 20:00 сәгатьтә карарга була.

Еллык юлламага кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 21 нчы сентябрь, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!