Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.04.2016

Путин Дәүләт наркотиклар әйләнешен контрольда тоту һәм миграция хезмәте функцияләрен Россия ЭЭМ системасына тапшыру турында указ имзалаган

Россия Президенты Владимир Путин "Наркотик чаралар, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорлары әйләнеше һәм миграция өлкәсендә контроль буенча дәүләт идарәсен камилләштерү турында"гы указны имзалады. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

Указ буенча, аерым алганда, РФ Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәте һәм РФ Миграция федераль хезмәте кыскартыла, аларның функцияләре, вәкаләтләре һәм штаты РФ Эчке эшләр министрлыгына тапшырыла, шул ук вакытта РФ Миграция федераль хезмәтенең штаты 30 процентка кыскартыла.

Указны чынга ашыру белән бәйле оештыру-штат формалаштыру чаралары 2016 елның 1 июненә кадәр тәмамланырга тиеш, дип билгеләп үтелә Кремль сайтында, һәм указ белән төгәлрәк нәкъ шунда танышырга була.

Указ рәсми төстә басылган көннән үз көченә керә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20