Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.08.2015

Р. Миңнеханов эшмәкәрләр белән очрашуда: “Безнең эш системасы үзенең уңай нәтиҗәләрен бирәчәгенә ышанам”

Р. Миңнеханов эшмәкәрләр белән очрашуда: “Безнең эш системасы үзенең уңай нәтиҗәләрен бирәчәгенә ышанам” Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү” проекты кысаларында эшмәкәрләр белән очрашты.

Чарада, шулай ук, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты. Очрашуны ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Ногуманов алып барды.

Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексына 150 дән артык бизнес вәкиле, бизнес берләшмәләре җитәкчеләре җыелган иде, алар Татарстан лидерына үзләре эшли торган өлкәгә кагылышлы борчулы сораулары белән мөрәҗәгать итте. Актуаль сорауларны туплау өчен, башта шәһәр һәм район башлыклары каршында эшмәкәрләр советлары утырышлары уздырылганлыгын билгеләп үтик.

Әйтергә кирәк, агымдагы елда Рөстәм Миңнеханов бизнесның киеренке проблемалары турында белеп, оператив карарлар кабул итү өчен, эшмәкәрләр белән квартал саен очрашып торды. Бизнес тарафдарларының Татарстан лидеры белән беренче очрашуы 2014 нче елның 26 нчы маенда үткән иде. 2014 нче ел азагыннан проект даими рәвештә гамәлгә куелган. Проект кысаларында министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары белән 15 очрашу үткәрелгән. Контакт-үзәк эшлекле даирәләрнең 25 меңнән артык вәкилен сораштырган, очрашуларда исә 1,5 меңгә якын эшмәкәр катнашкан. Бизнес һәм хакимият арасында элемтә урнаштыру тәҗрибәсе Россия Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләле Борис Титов тарафыннан илдә иң яхшыларының берсе дип танылып, башка төбәкләргә дә тәкъдим ителгән.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп: “Әгәр аралашуның мондый формасын тапканбыз икән, аны үстерергә кирәк. Моның файдасы бар дип саныйбыз, без турыдан-туры мәгълүмат алырга тиешбез, кайбер мәсьәләләрне бит республика гына түгел, федераль дәрәҗәдә дә хәл итәргә кирәк. Без ишетә торган мәгълүмат бик әһәмиятле, һәм без аны федераль үзәк белән эштә дә кулланабыз. Мондый эш формасы муниципалитетларны да эшкә тарта. Безнең эш системасы үзенең уңай нәтиҗәләрен бирәчәгенә ышанам. Алга таба мөнәсәбәтләрне тагын да камилләштерергә кирәк”, - диде. Аның фикеренчә, гамәлгә куелган эш системасы эзлекле төстә эшләсен өчен, сорау, мөрәҗәгатьләргә карата реакция төгәл һәм тиз булырга тиеш. Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләрне үзләрен җитәкчеләр урынына куеп, үз сорауларына үзләре җавап табып карарга өндәде.

Әңгәмә барышында Татарстан бизнес-омбусдмены Тимур Ногумановның ТР Президенты каршында эшмәкәрлек буенча совет булдыруга кагылышлы тәкъдиме Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хуплау тапты. “Безгә әле күп әйберне үзгәртергә, мөнәсәбәтләрне тагын да камилләштерергә кирәк. Иң мөһиме – сез үз инициативагыз турында җиткереп, ниндидер гаделсезлек турында хәбәр итә алырлык мәйданчыгыгыз булуы”, - дип ассызыклады Татарстан лидеры. Ул Тимур Ногумановка бизнес-җәмгыять белән берлектә, советның эш форматы буенча тәкъдимнәрне һәм нигезләмәнең проектын әзерләргә йөкләмә бирде. Совет кысаларында министрлык һәм ведомстволар бизнес вәкилләре белән берлектә эшкуарлык үсеше өстендә эшләячәк, проблемаларны хәл итү юлларын бергәләп эзләячәк.

Тимур Ногуманов хәбәр иткәнчә, бүгенге очрашуга 251 сорау килеп ирешкән. Сораулар эшкуарлардан ай дәвамында кабул ителгән. Эшмәкәрләр яудырган сораулар, тәкъдимнәр арасында кайберләре Татарстан лидеры тарафыннан шундук хуплау һәм җавап тапты, кайберләре исә шушы өлкәгә караучы министрлык һәм ведомство башлыкларына җиткерерлергә кушылды. Сүз уңаеннан, ниндидер сәбәпләр аркасында бүгенге очрашуга үзләре урынына урынбасарларын җибәргән министрларны Рөстәм Миңнеханов тәнкыйть утына тотты.

Очрашуда хосусый балалар бакчаларында педагогик стажны исәпкә алу зарурияте, фермерлык хуҗалыкларын кредитлау, газ ягулыгында эшләүче транспортны салымнан азат итү, хосусый индустриаль парклар үсеше, туризм өлкәсендә сервисны яхшырту, хосусый-дәүләти партнерлык кысаларында кече авиация үсешенә ярдәм итү, шәһәр үзәгендә кичке сәгать 7 дән иртәнге сәгать 7 гә кадәр түләүле парковкаларны бетерү, республикада бердәм спорт формасын җитештерүне чынга ашыруга кагылышлы һәм башка сораулар яңгырады. Шулай ук, велосипедчылар хәрәкәтен үстерү турында да сүз булды. “Безгә велосипедчылар өчен юллар төзергә кирәк. Без бу темада теләктәшлек итәргә әзер. Кешеләр велосипедтан файдалана алырлык урыннар булдыру зарур”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан лидеры Болгар һәм Свияжскида туристларны сыйфатлы төстә тукландыру турындагы сорауга җавап биреп, чыннан да, әлегә сервис хезмәтләре өлкәсендә проблемалар булуын таныды. Р. Миңнеханов эре туризм объектларында тукландыру хезмәте күрсәтүдә проблемалар булмаска тиешлегенә басым ясады. “Продуктларның сыйфатына, белгечләрне, пешекчеләрне әзерләүгә игътибар юнәлтергә кирәк”, - диде ул.

Очрашуны тәмамлап, Рөстәм Миңнеханов: “Эшмәкәрләр – безнең таяныч, урта сыйныф терәге. Алар үз-үзләрен тәэмин итә алучы, шулай ук башкаларга да эш бирүче кешеләр. Мин үзем дә, Хөкүмәт, муниципалитетлар һәм федераль структуралар да, мөмкинлекләребездән чыгып сезгә ярдәм итәрбез дип ышандырам. Якын арада советның нинди булачагы һәм анда кем керергә тиешлеген дә хәл итәрбез”, - диде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20