Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.05.2015

Р. Миңнеханов һәм Моношәһәрләр үсеше фонды генераль директоры Д. Скриванов Яшел Үзән үсеше турында килешү төзеде

 Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Моношәһәрләр үсеше фонды генераль директоры Дмитрий Скриванов белән очрашты. Очрашу барышында Яшел Үзән шәһәрен үстерү турында сүз барды, комплекслы проектны бергәләп тормышка ашыру турында килешү төзелде.

Дмитрий Скриванов очрашудан соң журналистларга искәртеп узганча, Моношәһәрләр үсеше фонды – “Үсеш һәм тышкы икътисади эшчәнлек банк”ы тарафыннан 2014 нче елның октябрендә, РФ Президенты Владимир Путинның икътисадны диверсификацияләү, яңа эш урыннарын булдыру, инвестицияләр җәлеп итү аша Россиянең моношәһәрләрен үстерүне тәэмин итү турындагы стратегик бурычы кысаларында гамәлгә куелган коммерцияле булмаган оешма. “Безнең фонд эшчәнлеге нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләренең берсе – төбәкләр, муниципалитетлар, хосусый инвесторлардан 5 процент күләмендә инвестицияләр җәлеп итү”, - дип белдерде Моношәһәрләр үсеше фонды башлыгы һәм фондның төп максаты монобәйлелектән котылдыру булуын ассызыклады.

Дмитрий Скриванов билгеләп узганча, очрашу барышында, нигездә, Яшел Үзән моношәһәрендә “Яңа Тура” технополисын булдыруга кагылышлы инвестицион проектны гамәлгә ашыру турында сүз барган. Шулай ук Яр Чаллы шәһәрен үстерү максатларында, “Мастер” Кама индустриаль паркы, “Чаллы” индустриаль паркы һәм “Үсеш” сәнәгать паркы инвестицион проектларын гамәлгә ашыру турында да фикер алышу булган.

Яшел Үзәнне үстерү буенча проект РФ Хөкүмәтенең икътисади үсеш һәм интеграция комиссиясе каршындагы моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем тарафыннан хупланган. Бу эшче төркем җитәкчесе - “Үсеш һәм тышкы икътисади эшчәнлек банкы” рәисе, эшче төркем җитәкчесе Ирина Макиева.

Моношәһәрләр үсеше фондыннан Яшел Үзән проекты өчен 600 млн сум акча кирәк. “Яшел Үзән шул вакытта бу акчаны, һичшиксез, алачак дип әйтә алмыйм. Бу миннән генә тормый. Күп кенә әйбер төбәк һәм муниципаль хакимиятләргә бәйле, чөнки фонд алар белән берлектә эш йөртә. Әгәр документлар, тиешле бизнес-планнар, рөхсәт кенәгәләре әзер була икән, фонд якын арада үз җилкәсендәге бурычларны хәл итәргә әзер”, - дип белдерде Дмитрий Скриванов ММЧ вәкилләренә. Аның сүзләреннән аңлашылганча, бу проект буенча финанслау турындагы сорау 20-25 көн эчендә каралырга тиеш. Дмитрий Скриванов ышандырганча, фонд инфраструктура проектларын финанслау өчен документлар әзерләнәчәк.

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин әйтүенчә, шәһәргә 656 млн сум күләмендә лимит ачылган, һәм фонд муниципаль хакимият белән берлектә эшкә тотынырга әзер. “Безнең бурыч – кирәкле документларны әзерләп, май аеннан сентябрь аена кадәр олы логистик җитештерү үзәге өчен бөтен юл-транспорт инфраструктурасын булдыру”, - диде Тыгин. Шәһәр башлыгы проектның әһәмиятенә басым ясап: “Безнең районның иң зур өстенлеге логистик, җитештерү, авыл хуҗалыгы ягыннан дип саныйбыз. Бүгенге көндә 2,5 мең эш урыны булдырылды инде. Тагын 7,5 мең эш урынын булдыру күздә тотыла. Бу, җитештерү куәтенә чыккан очракта, елына 200 млн сум тирәсе салым кертемнәре дигән сүз”, - диде.

Яр Чаллыга килгәндә, фонд рәисе кирәкле сумманың күпкә зуррак булуын әйтте. ТР икътисад министры Артем Здунов журналистлар белән әңгәмәгә кушылып китеп, әлегә тәгаен саннар турында сүз алып бару мөмкин түгеллеген белдерде, чөнки Яр Чаллы проектлары әлегә эшче төркем тарафыннан каралмаган. Дмитрий Скриванов әлеге проектларны анализлау өчен, якын арада Яр Чаллыга бару ихтималлыгын да инкарь итмәде.

Белешмә өчен. Россия Федерациясендә моношәһәрләр исемлегенә 300дән артык шәһәр кергән, алар светофор принцибы буенча шартлы рәвештә өч категориягә бүленгән. “Кызыл” зонада – проблемалы моношәһәрләр, “яшел” зонада –модернизация планнары уңышлы гамәлгә ашырылучылар, “сары” зонада – калганнар. “Кызыл” зонада – 75 Россия шәһәре, шул исәптән икесе Татарстанда – Яшел Үзән һәм Кама Аланы.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20