Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.09.2015

Рамзан Кадыйров: “Татарстан җитәкчесенең зур тәҗрибәсе — Россиянең барлык төбәкләре байлыгы”

Рамзан Кадыйров: “Татарстан җитәкчесенең зур тәҗрибәсе — Россиянең барлык төбәкләре байлыгы”Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты сайлауларында җиңүе белән тәбрикләде. Бу хакта Рамзан Кадыйров “Вконтакте” социаль челтәрендәге үзенең шәхси битендә хәбәр итә.

Искәртеп узабыз: бүген иртәнге 7гә булган мәгълүматларга караганда, протоколларның 96,65 проценты эшкәртелгән. Сайлаучыларның 84, 88 проценты үз тавышын биргән. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов өчен республика буенча 2 млн 160 мең 611 тавыш бирелгән - бу сайлаучыларның 94, 53 процентын тәшкил итә.

“Моның барлык Татарстан халкының җиңүе икәненә ышанам. Алар үз тавышларын Россиядә һәм бөтен дөньяда хөрмәткә ия булган кешегә бирергә үзләрендә акыл тапкан. Рөстәм Миңнеханов масштаблы уйлый, сәяси яктан тыныч булмаган һәм икътисад диңгезендә үзенең искиткеч зур корабын алып бара белә. Шуңа да Татарстан ышанычлы үсә һәм федераль бюджетка ярдәм итә”, - дип ассызыклый Рамзан Кадыйров котлавында.

Аның сүзләренчә, “Татарстан җитәкчесенең зур тәҗрибәсе — Россиянең барлык төбәкләре байлыгы”. Р. Кадыйров Чечня Республикасы делегатларының Казанда еш булуын һәм хезмәттәшләреннән күп нәрсәләргә өйрәнүен дә ассызыклады.

Котлавының азагында Чечня Республикасы башлыгы ТРның яңа Президентына иминлек, ә Татарстанга исә тынычлык һәм даимилек теләгән.

Фотосурәт Рамзан Кадыйровның vk.com битеннән алынды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20