Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.02.2015

Ресурс үзәгендә уку студентка гарантияле эш урыны тәэмин итә - Энгель Фәттахов

Ресурс үзәгендә уку студентка гарантияле эш урыны тәэмин итә - Энгель Фәттахов  Ресурс үзәгендә уку студентка гарантияле эш урыны тәэмин итә. Кичә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов журналистлар белән әңгәмәдә әнә шундый фикерне җиткерде.

Министр искәртеп узганча, былтыр Татарстанда якынча 36 мең кеше тугызынчы сыйныфны тәмамлаган һәм аларның якынча яртысы башлангыч һәм урта һөнәри белем программалары буенча укуларын дәвам иткән. "Бу бик зур "армия". Республика җитәкчеләре без алар өчен бөтен шартларны тудырырга тиеш дип саный", - дип ассызыклады ул.

Э.Фәттахов искәрткәнчә, узган ел Татарстанда урта һөнәри белем бирү учреждениеләре базасында 5 ресурс үзәге төзелгән. 16 февральдә Сарман аграр көллияте базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен югары квалификацияле эшче кадрлар һәм белгечләр әзерләү буенча Һөнәри белем бирү ресурс үзәге ачылды. Узган ел башында "2014-2020 елларга ТРда һөнәри белем бирүне үстерү" программасын тормышка ашыру кысаларында, Сарман аграр көллиятенә тармак ресурс үзәге статусы бирелгән. Үзәктә кабинетлар тулысынча ремонтланган һәм җиһазландырылган, Юл йөрү кагыйдәләре буенча практик дәресләр өчен тренажерлар, авыл хуҗалыгы автомобильләре һәм техникасы җайланмалары тренежерлары, шулай ук аларга агрегатлар сатып алынган.

"Лаборатория, сыйныфларны җиһазландырылышы, белем бирү прогаммалары, шәхси укыту - болар барысы да халыкара таләпләргә туры килә. Бу бик яхшы ресурс үзәге, анда аграр сектор өчен кадрларны сыйфатлы итеп әзерләргә мөмкин, - дип ассызыклады министр. - Без республика җитәкчеләрен капиталь ремонтка, шулай ук җиһаз сатып алуга  акча бүлеп биргән өчен бик рәхмәтле". Э.Фәттахов "Агросила групп" предприятиесенең дә ресурс үзәген оештыруга шактый акча керткәнен әйтте.  

"Әгәр чыгарылыш сыйныф укучылары республика һәм Россия вузларында белем алуларын дәвам итәргә тели икән, алар 10-11 сыйныфка барырга тиеш. Ә гарантияле эш урыны һәм конкрет һөнәр алырга теләүчеләр  - ресурс үзәкләренә. Әгәр ул белем алуны дәвам итәргә теләсә, без югары белемне читтән торып яки көндезге бүлекләрдә алу мөмкинлеген булдырачакбыз", - дип йомгаклады министр.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20