Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.10.2015

Рифкать Миңнеханов камераларны "куак артына" яшерүче инспекторларны хуплыймы?

ЮХИДИнең республика буенча башлыгы бу хакта адвокат Виктор Шабанов белән очрашу барышында җиткергән. Очрашуга матбугат вәкилләре кертелмәде. Шуңа да әңгәмә хакында Виктор Шабановтан гына сорашырга туры килде. Ул үзара сөйләшүгә ачыклык кертте.

Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, ЮХИДИ хезмәткәрләренең төп максаты – юлдагы һәлакәтләр санын киметү. Шуңа да кайвакыт алар кайвакыт бәлки барысын да дөрес эшләмидер. Ләкин республика юлларында һәлакәтне киметү өчен генә. Ә камераларны күренми торган итеп урнаштыру – тизлеккә каршы көрәштә профилактик чара һәм "яшерен патруль" икән. Адвокатның соравына җавап йөзеннән ул, ни өчен камера кую белән инспекторлар шөгыльләнмәвенә дә ачыклык керткән. Аның сүзләренчә, видеокамералар инспекторларның хезмәт машинасына сыймый, багажниклары болай да тулы. Шуңа да аларны шәхси затлар саклый.

Ишеткән булсагыз, Виктор Шабанов камера ярдәмендә салынган штрафның дөрес булмавын суд аша дәлилли алды.

("Intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20