Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.03.2015

РИИ республиканың дини уку йортлары студентлары арасында әдәби конкурс үткәрә

Россия ислам институты Татарстанның югары һәм урта дини белем бирү йортлары студентлары арасында әдәби конкурс уздыра. Бәйге студентларның гомуми белем дәрәҗәсен күтәрү, иҗади мөселман яшьләре арасында сәләтлеләрне билгеләү һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлеген үстерү максаты белән үткәрелә.

Иҗади эшләр 27 апрельгә кадәр поэзия һәм проза номинацияләрендә lk-riu@yandex.ru электрон адресына кабул ителә. Күләме 10 биттән артмаган әсәрләр татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә язылган булырга мөмкин. 28 апрельдән 11 майга кадәр аларны бәяләү күздә тотыла. Конкурска нәтиҗәләр 15 майда ясала. Катнашучыларның әсәрләре тупланган җыентык бастыру планлаштырыла. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20