Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
18.05.2017

“Риваять” фольклор ансамбле җырлый-җырлый “Башваткыч” чишә

Киләсе «Башваткыч» тапшыруы чыгарылышында сезгә үзләренең затлы, дәртле һәм моңлы көйләрен «Риваять» төрки халыклар этникасы һәм һөнәрчелеге ансамбле бүләк итә.

Май башында гына Татарстанның «Риваять» фольклор ансамбле Мисырда узган V Халыкара барабан һәм традицион сәнгать төрләре фестиваленнән кайтты. Алар бәйгедә Рәсәй данын яклап барган бердәнбер төркем булган. Ансамбль фестивальдә катнашкан 12 ил алдында татар моңнарын яңгырата. Соңыннан «риваятьлеләр» Мисыр урамнарында «Ак калфак» җырын көйләп йөргәннәр һәм гарәп кызлары белән фотога төшәргә дә өлгергәннәр.

Халык фольклор ансамбле белән кызыклы тапшыру чыгарылышын сез 20 нче май 19:20 сәгатьтә «ТНВ-Планета», ә 21 нче май 18:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалларында карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!