Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.04.2016

Р.Миңнеханов Будапештта Татарстан сәнгать осталары концертын тамаша кылды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Венгриягә ике көнлек (7-8 апрель) эш сәфәре кыла. Бүген Р.Миңнеханов Будапештта “Вигадо” концерт залында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карады.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясенең Венгриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Сергеев, Венгрия Кеше ресурслары министры Золтан Балог мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мәдәният өлкәсендә Татарстан-Венгерия багланышлары бик мөһим. Татарстан – күп милләтле республика, анда гасырлар буена төрле милләт халыклары дус һәм тату яши, дип билгеләп үтте ул чыгышында. Рөстәм Миңнеханов бүген әзерләнгән концерт программасы татар халкының мәдәниятен белергә ярдәм итәр дигән өмет белдерде. Без сезгә республикабызның бер кисәкчеген алып килдек, диде.

Татарстан Президенты, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп билгеләп үткәнчә, “бу визит ике ил – Россия һәм Венгрия арасындагы хезмәттәшлек үсешенә ярдәм итәчәк”, һәм ул бүгенге чакыруны кире какмаган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов Россиянең Венгриядәге Илчесенә һәм Венгриянең Россиядәге Илчесенә визитны һәм концерт программасын оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Концерт башланыр алдыннан, Татарстан Республикасы турында фильм күрсәтелде.

Тамашачылар алдында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, әлеге ансамбльнең хатын-кызлар хор төркеме, җырчы Алина Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Филүс Каһиров, “Ворожея” ансамбле, Айдар Вәлиев һәм Алмаз Әхмәтҗанов дуэты һәм башкалар чыгыш ясады.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20