Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.09.2015

Р.Миңнеханов Казан мәктәбе укучылары сорауларына җавап бирде

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген 146 нчы Казан мәктәбенең өлкән сыйныфлары укучылары белән очрашты. Очрашу мәктәп ресторанында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Әңгәмә барышында укучылар Рөстәм Миңнехановның үз командасына кешеләрне нинди критерийлар буенча сайлап алуы, мәктәптә аның нинди фәннәр белән кызыксынуы һәм аның яраткан ризыклары турында сорадылар.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов гомере буена төрле һөнәрләрне үзләштерүе турында сөйләде: инженер, энергетик булып эшләргә өлгергән, кулланучылар кооперациясендә һәм башка урыннарда үзен сынап караган. «Сез яшьләр, үзегезне төрле тармакларда сынап карарга кирәк. Беркайчан да зур башлык булырга тырышмагыз: үзеннән-үзе вакыт узу белән килә торган нәрсә ул. Иң мөһиме – үзең эшләгән өлкәдә иң яхшы булу һәм командада эшли белү. Яхшы белгечне бик тиз күреп алалар», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Мәктәп елларын искә алып, ул билгеләп үткәнчә, аның яраткан фәннәре математика, физика, химия булган. «Безнең республикада төп тармак нефть химиясе бит. Мәктәптән соң химияне җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнмәвем хәзер сизелә. Тагын да кайбер тармакларда белем җитеп бетми. Аларны үзләштерергә тырышам», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук ул укучыларга чит телләргә зур игътибар бирергә киңәш бирде. «Бүген без бер генә чит тел турында түгел, берничә чит тел өйрәнү турында турында әйтәбез. Бу көндәшлеккә бик куәтле өстенлек. Әгәр киләчәктә сезгә башка илдә эшкә урнашырга мөмкин булса, җирле телне белү сезгә бик кирәк булачак», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Җитдирәк сораулар да булды. Аерым алганда, укучыларның берсе Рөстәм Миңнехановтан Көнбатыш санкцияләренең ил икътисадына нинди зыян китерүе турында сорады. «Безне изоляцияләргә тырышалар – бу бик начар. Безгә технологияләр, арзан финанс ресурсларына чыгу мөмкинлеге кирәк. Шуңа күрә санкцияләр зыян китерми дию дөрес булмас иде», - дип белдерде ул.

Бу вазгыять үзеннән-үзе хәл ителмәячәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов: Россиянең хәзерге, асылда, чимал байлыкларына нигезләнүче икътисадый системасын үзгәртеп корырга кирәк. «Кайберәүләр, нефтькә генә таяну – начар, диләр. Әгәр дә нефть һәм газ булмаса, безгә ни булыр иде? Әлбәттә, технологияләрне, машина төзелешен, агросәнәгать комплексын үстерергә кирәк. Без – куәтле нефть химиясе иле. Шул ук вакытта бик күп полимерларны читтән кертәбез. Ә бит СССР нефть эшкәртү буенча алда барган. Боларны барысын да торгызырга кирәк», - диде Татарстанлидеры.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов республика мәктәпләрендә бердәй мәктәп формасы кертүне хуплады. Корпоратив рухны мәктәптән үк тәрбияләргә кирәк, дип саный ул.

Әңгәмә азагында укучылар Рөстәм Миңнехановтан тормышындагы өч иң мөһим нәрсәне атавын сорадылар. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, болар – ата-аналар, гаилә һәм эш.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20