Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.06.2015

Р.Миңнеханов татарстанлы Никита Шлейхерны чемпион титулы яулавы белән котлады

 Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүгенТатарстан спортчысы Никита Шлейхерга һәм югары категорияле тренер-укытучы Павел Муякинга, Бакудагы 2015 елгы  беренче Европа уеннарында метрлы трамплиннан суга сикерүләрдә алтын медаль яулауга бәйле рәвештә,  котлау телеграммасы җибәрде.

"Хөрмәтле Павел Борисович! Кадерле Никита!

Сезне Бакудагы 2015 елгы беренче Европа уеннарында алтын медаль яулавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Бу – сезнең бергәләп тырышып эшләвегез нәтиҗәсендә яуланган уртак, лаеклы җиңүегез, – диелә телеграмма текстында. – Җиңү шатлыгыгызны уртаклашам һәм мондый масштаблы спорт форумында Татарстан Республикасының һәм илебезнең данын арттырган өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Павел Борисовичның тәҗрибәсе һәм һөнәри осталыгы Никитатының хезмәт сөючәнлеге һәм җиңүгә омтылышы белән үрелеп барсын – нәкъ менә шулар сезнең уңышлар чыганагы булуга ышанам. Сезгә нык сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс уңышлар телим.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н.Миңнеханов".

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20