Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.05.2016

Рособоронэкспорт Вьетнам өчен «Гепард-3.9» фрегатларының өченче парын җибәрүгә килешү төзергә әзер

«Рособоронэкспорт» АҖ Хәрби-диңгез флоты департаменты башлыгы урынбасары Виктор Комаров компания һәм Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводы исеменнән Вьетнам Хәрби-диңгез көчләре өчен "Гепард-3,9" фрегатларының өченче парын җибәрүгә контракт төзүгә әзер булу турында белдерде. Бу хакта Комаров әлеге серия фрегатлары икенче парының икенче корабын суга төшерү тантанасы вакытында игълан итте.

Үзенең чыгышы башында Рособоронэкспорт вәкиле "Гепард-3.9" фрегатын төзүдә катнашкан барлык завод хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде, предприятие моның белән генә тукталып калырга тиеш түгел, диде.

Ул искәрткәнчә, икенче пар фрегатларның икенче корабын суга төшерү белән юлның чиреге генә узылган. Әзер кораблар тикшерелергә, Вьетнам  экипажларын өйрәтергә, аларны Вьетнам Социалистик Республикасына җибәрергә, аннары гарантияле һәм гарантиядән соңгы хезмәт күрсәтүгә күчәргә кирәк.

"Без бергә теләсә нинди бурычларны да үти алабыз. Сезнең исемнән Вьетнамнан килгән хөрмәтле кунаклар, делегация башлыгы - вице-адмиралга безнең өченче парны да төзергә әзер булуны әйтәсем килә. Бездә моның өчен бар да бар, ә иң мөһиме - теләк. Эшли беләбез, безнең потенциал бар. Өченче пар яхшырак һәм көчлерәк булачак, без аны тагын да тизрәк эшләячәкбез", - диде В.Комаров.

Искәртәбез: фрегатларның икенче парын төзүгә хөкүмәтара контракт 2012 елның октярь аенда имзаланды. "Рособоронэкспорт» ААҖ һәм Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге  заводы арасында контрактка 2013 елның февралендә кул куелды. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20