Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.02.2016

Россия агросәнәгать комплексы предприятиеләре гыйнвар аенда сөт җитештерүне 2,6 процентка арттырган

Россия агросәнәгать комплексы предприятиеләре гыйнвар аенда сөт җитештерүне 2,6 процентка арттырган. Бу 29,8 мең тонна дигән сүз.

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2016 елның гынварында авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерү 29,8 мең тоннага яки 2,6 процентка арткан. Тулаем продукция җитештерү 1,17 млн тоннага җиткән.

Артым Воронеж өлкәсендә аеруча зур, анда әлеге продукцияне 4,7 мең тоннага (13,4 процент) күбрәк алганнар. Татарстан Республикасында әлеге күрсәткеч 3,8 мең тонна (4,8), Удмуртия Республикасында 3,2 мең тонна (6,7), Киров өлкәсендә 2,8 мең тонна (6,4), Краснодар краенда 2,7 мең тонна (3,9) тәшкил итә.

Мәскәү, Пенза һәм Түбән Новгород өлкәләрендә, шулай ук Кабардин-Балкар республикасында сөт җитештерү кимегән, дип хәбәр итә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20