Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.07.2016

Россия белән Мисыр арасында авиаэлемтә яңартылырга мөмкин

РФ транспорт министры Максим Соколов белән Мисырның гражданнар авиациясе министры Шәриф Фәтхи ике ил арасында туры авиаэлемтәне яңарту турында сөйләште, дип хәбәр итә “Интерфакс” РФ Транспорт министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

“Яклар Мисырның кайбер кисәтүләр буенча башкарган эшен уңай бәяләде. Алар алга таба да очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын тулысынча тормышка ашыруда хезмәттәшлек итәргә килеште. Аерым алганда, уртак гамәлләр планы эшләү турында карар ителгән. Ул гражданнар авиациясе өлкәсендә хезмәттәшлек турында Россия-Мисыр хөкүмәтара килешүен эшләү һәм имзалау,  Россия экспертларының Мисыр аэропортларында куркынычсызлык тәэмин итү процедураларында катнашу ихтималын үз эченә ала”, - диелгән ведомство хәбәрендә.

Шәриф Фәтхи Мисырда 2015 елның октябрь аенда Синай ярымутравы өстендә Россиянең “Когалымавиа” компаниясе юлыккан авиаһаләкәтнең сәбәпләрен ачыклауның тәмамлану алдында булуын да әйткән. Әлеге һаләкәттән соң Россия белән Мисыр арасында авиаэлемтәне ябу карары кабул ителгән иде. Алдан хәбәр ителгәнчә, соңрак ике ил хакимияте Мисыр аэропортларында өстәмә куркынычсызлык тәэмин итү буенча хезмәттәшлек итә башлады. Аларны тикшерү өчен РФ Мисырга берничә тапкыр үз белгечләрен җибәрде. Әлеге гамәлләр нәтиҗәсендә, ике ил арасында авиаэлемтә яңартылырга тиеш.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20