Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.06.2017

Россия халкы җәйге ялдан баш тарта

Россиядә яшәүчеләрнең  20 проценты төрле сәбәпләр аркасында 2017 елгы җәйге ялдан баш тартырга булган. Бу хакта "Левада үзәк" оештырган сораштыру нәтиҗәләренә сылтама белән "Российская газета" язып чыкты. 

Шуның кадәр үк кеше ялын дачаларда уздырырга карар кылган, ә 21 процент халык өендә ял итәчәген, хуҗалык эшләре белән мәшгуль булачагын җиткергән. Моннан тыш 19 процент халык җәйге ялга план корып өлгермәгән әле.

Җәйге ялы вакытында чит илгә яисә Кырымга барырга ниятләүчеләр – сораштыруда катнашучыларның 4 проценты. Балалар ялына килгәндә, сораштыруда катнашкан Россия халкының 41 проценты балаларының өйдә генә ял итүен җиткергән. Балаларның 4 проценты әти-әнисе белән чит илдә ял итәчәк, 18 проценты дачада булачак, 10 проценты авыл яки башка шәһәргә – әби-бабай янына кайтарылачак.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»