Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
13.06.2017

Россия Хөкүмәте су басудан зыян күргән Ставропольгә 1 миллиард сумга якын акча бүлеп бирде

Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев май аендагы су басудан килгән зыяннарны рәткә китерү өчен Ставрополь өлкәсенә бер миллиард сумга якын акча бүлеп бирү турындагы документны имзалады. 9 июньдә кул куелган документ Хөкүмәт сайтында бастырылды, дип яза ТАСС.

Кул куелган боерыкнамә нигезендә, өлкәгә резерв фондыннан 937,5 миллион сум акча бүлеп бирелә. Әлеге акчаның 119,5 миллионга кадәрге өлеше — бер мәртәбә түләнә торган матди ярдәм; 362 миллионы — милкен өлешчә югалтучыларга, ә 456 миллионы мал-мөлкәтен тулысынча югалтучыларга финанс ярдәме күрсәтү өчен тотыла.

Өлкәгә акча бүлеп бирү карары Россия Хөкүмәте утрышында 8 июньдә кабул ителгән була.

Исегезгә төшерәбез, 15−25 майда соңгы 50 елда күренмәгән көчле яңгырлар аркасында Ставрополь өлкәсендәге 28 торак пункттагы 2 меңнән артык йортны су баскан иде. Аларда 6,6 меңнән артык кеше яшәве һәм килгән зыянның 2,37 миллиард сум тәшкил итүе әйтелде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!