Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
19.05.2017

Россия хоккейчылары дөнья чемпионаты ярымфиналында Канада җыелмасы белән очрашачак

Германиянең Кельн һәм Франциянең Париж шәһәрләрендә уза торган дөнья чемпионатында ярымфиналда катнашачак 4 команда билгеле булды. Чемпионатта кичә чирек финал уеннары узды.

Чехия җыелма командасын 3:0 исәбе белән откан Россия хоккейчылары ярымфиналда гамәлдәге дөнья һәм Олимпия чемпионы — Канада белән очрашачак. Чирек финал матчында Канада хоккейчылары Германия җыелмасыннан өстен чыкты (2:1).

«Канада командасыннан куркырга, мин 18 яшьлек малай түгел, — дип белдерде Россия хоккей командасы баш тренеры Олег Знарок кичә Чехия командасын откач, әле көндәше билгеле булганчы ук. — Канада икән, аларга каршы әзерләнәчәкбез. Канады җыелмасын әле бер тапкыр да отканым булмаса да, берни дә куркытмый».

Ярымфиналның икенче парында Финляндия һәм Швеция командалары очраша. Чирек финалда финнар Америка командасын отса (2:0), Швеция хоккейчылары Швейцария җыелмасыннан өстен чыкты (3:1).

Уеннар 20 майда Кельн шәһәрендә үтә. Россия-Канада очрашуы — Мәскәү вакыты белән 16.15, ә Финляндия-Швеция уены 20.15 сәгатьтә башлана.

Финал һәм бронза өчен көрәш 21 майга билгеләнгән.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!