Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
26.04.2017

Россия ислам институтында мөселманнар эшмәкәрлегендә кадрлар мәсьәләсен тикшерәчәкләр

Иртәгә, 27 апрельдә, Россия ислам институтында «Мөселманнар эшмәкәрлегендә кадрлар кытлыгы» темасына семинар уздырылачак, дип хәбәр итә Россия ислам институты матбугат сайты.

Семинар Россия ислам икътисады һәм финанслар үзәге (РЦИЭФ) тарафыннан үткәрелә. Төп доклад белән Россия Эшмәкәр мөселманнар ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов чыгыш ясаячак.

Исегезгә төшерәбез, Россия мөселманнары ассоциациясендә 1600 дан артык әгъза һәм 46 төбәктән партнерлар: туризм, төзелеш, нефть һәм газ чыгару һәм эшкәртү, агач эшкәртү, IT, ритейл (ваклап сату), җитештерү, авыл хуҗалыгы һ.б.ш өлкәләрдән урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләре бар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!