Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.07.2016

Россия поездларына балалар билетлары сатылу арткан

Июнь аенда кертелгән 10нан алып 17 яшькә кадәр балаларга тимер юлда йөргән өчен җәйге 50 процентлы ташлама билетлар сатуны арттырган.

"674,5 меңнән артык бала сәфәр кылган, бу узган елгыдан 16,6 процентка күбрәк", - диелгән "Россия тимер юллары" ААҖ хәбәрендә. Июнь-август айларына барлыгы 1,5 млннан артык ташламалы билет сатылган.

Компания искәрткәнчә, элек ташламалы билетлар 1 сентябрьдән 31 майга кадәр гамәлдә булган. 2016 елда укучыларга ташламалы билетлар ел дәвамында сатыла. Россия тимер юллары югалткан табышны "үз ресурслары хисабына" компенсацияли. Бу җәйдә компания 17 яшькә кадәр булган 5,5 млн нан күбрәк баланы йөртергә ниятли. Шул исәптән оешкан төркемнәр составында - 500 меңнән артык (моның өчен соңгы елларда төзелгән вагоннардан 27 состав оештырылган).

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20