Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.08.2015

Россия синхрончы кызларына Казанда уздырылган ДЧ өчен премияләр тулы күләмдә түләнәчәк

 Россия синхрончы кызларына Казанда уздырылган Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты өчен премияләр тулы күләмдә түләнәчәк.

Бу хакта Россия Синхрон йөзү федерациясе вице-президенты Алексей Власенко белдерде, дип хәбәр итә “Р-Спорт” агентлыгы.

Дуэтта да чыгыш ясаган Россия солистлары Светлана Ромашина һәм Наталья Ищенконың тренеры Татьяна Данченко узган атнада синхрончы кызларга һәм тренерлар штабына, катлаулы финас хәл һәм рубль курсы үзгәрүгә бәйле рәвештә, Казанда уздырылган дөнья чемпионаты нәтиҗәләре буенча премияләрнең тулысынча түләнмәве турында белдергән иде. Шуннан соң РФ спорт министры Виталий Мутко синхрончы кызларның “үпкәләтелмәячәген” билгеләп узды.

“Татьяна Данченко бу теманы күтәрде, без министр белән сөйләштек, һәм мәсьәлә хәл ителде. Премияләр тулы күләмдә түләнәчәк, синхрончы кызларның премияләрендә югалтулар булмачак”, – дигән Власенко телефон аша агентлык корреспондентына.

Казанда үткәрелгән дөнья чемпионатында Россия җыелмасы алтын медальләренең күпчелеге – 9дан 8е синхрон йөзүдә яуланды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20