Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.09.2016

Россия синоптиклары быел әбиләр чуагы булмаска мөмкин дип фаразлый

Россиянең Европа өлеше урта полосасында беренче көзге салкыннардан соң, гадәттә, сентябрь уртасында ныклы җылы һава торышы килә. Әмма быел әбиләр чуагы бөтенләй булмаска мөмкин, дип фаразлый кайбер синоптиклар. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.

Мәскәү дәүләт университетының метеорология һәм климатология кафедрасының өлкән укытучысы Павел Константинов әбиләр чуагы ел саен булмаска да мөмкин дип ачыклык кертә. Мисал өчен, ул 2011 һәм 2013 елларда урта полосада булмаган.

Россия Гидрометеорология хезмәтенең вазгыять үзәге башлыгы урынбасары Анатолий Цыганков быел әбиләр чуагы булу мөмкинлеген билгеләп үтә. Әлегә Төньяк Урал өстендәге циклон Баренц диңгезеннән салкын һава китерә, шулай итеп Европадан килгән җылы һавага Россиянең Европа өлешенә таралу мөмкинлеге бирми. Әгәр җылы көз килсә дә, ул сентябрь ахыры яки октябрь башы булырга мөмкин.

Метеорологлар фикеренчә, әбиләр чуагы азор циклонының көнчыгышка таралуы белән аңлатыла. Ул үзе белән җылы һәм коры һава алып килә.

Павел Константинов сүзләренчә, әбиләр чуагы җитсен өчен антициклонның Россиянең үзәк өлешендә берәр атнага яки бераз азрак вакытка тоткарлануы зарур. Гадәттә, бу вакытта җылы һава илнең Европа өлешенә Испания яки Ираннан килә.

Искәртеп үтик: алдагы ял көннәрендә, 24 һәм 25 сентябрьдә, Татарстанда һава торышы яхшыра. Республикада 15-20 градуска кадәр җылытачак. Әмма Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә бу кыска чорны әбиләр чуагы дип атап булмый дип саныйлар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20