Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.05.2015

Россия тимер юлларының (РЖД)беренче вице-президенты Мәскәү - Казан югары тизлекле магистраль поездларына ниятләнгән билетлар бәясен атады

 Мәскәү-Казан югары тизлекле магистральдә йөриячәк поездларга билет бәясе якынча 2 меңнән 10-12 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Бүген бу хакта "Россия тимер юллары" ААҖ беренче вице-президенты Александр Мишарин Мәскәү («Интерфакс«) – Түбән Новгород – Казан («Татар-информ») видеокүпере барышында белдерде.

"Билетның уртача бәясе 1 чакрым өчен 4 сум булачак, ә туристлык классы билетлары 2 сумнан бераз артыграк торачак", - диде А.Мишарин. Аның сүзләренчә, 2018 елга билет бәясе, инфляцияне истә тотып, яңадан каралачак.

Мәскәү - Казан югары тизлекле магистрале буенча проект эшләре 2016 елда тәмамланырга тиеш һәм шул ук елда магистральнең Мәскәүдән Түбән Новгородка кадәр беренче участогы төзелә башлый. Беренче участокны 2018 елда төзеп бетерү ниятләнә. Магистраль тулысынча 2020 елда төзелеп бетәчәк, дип хәбәр итте "Россия тимер юллары" ААҖ беренче вице-президенты.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20