Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
23.08.2016

Россия туристлары Мисырга октябрь аенда ук бара алачак

Октябрьнең икенче яртысында Россия туристлары утырган беренче самолет Мисырга очачак. Әмма россиялеләр ярата торган курорт бәяләре үзгәрәчәк. Бу хакта «Известия» яза.

Россия туриндустрия берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин сүзләренчә, куркынычсызлык тәэмин итү механизмы октябрьгә кадәр эшләнеп бетәргә тиеш, "әгәр барысы да план буенча булса, беренче очышлар да көтелә". "Җиһазлар урнаштыру, аерым терминаллар булдыру һәм безнең хезмәткәрләрнең бортларны кабул итү һәм озатуда катнашулары карала. Россия туристлары өчен аерым чыгу урыны, яки ил аэропортларының берсендә аерым терминал биреләчәк. Хаталар булырга тиеш түгел. Курорт зоналарына килгәндә, мисал өчен Шарм эль-Шейх һәм Хургадада куркынычсызлык тәэмин ителгән, анда фаҗигале очраклар булмады. Туристларга Каһирә, Александрия, Луксор шәһәрләренә барырга киңәш ителми", - дигән Барзыкин.

Юрий Барзыкин сүзләренчә, әгәр беренче айларда ук барлык рейслар да таләпләргә туры китерелеп кабул ителсә, очышлар программасы киңәйтеләчәк.

Мисыр белән Россия арасындагы авиаочышлар 2015 елның октябрь ахырында Россия самолетының Синай ярымутравы өстендә һәлакәткә очравыннан соң туктатылган иде. Бу эш буенча тикшерүләр әле дә дәвам итә. Лайнерның һәлакәткә очравының төп сәбәбе - бортта шартлау. Фаҗигадән соң Мәскәү илләр арасындагы авиаочышларны ачу өчен Мисыр аэропортларында куркынычсызлыкны тәэмин итәргә кирәклеге турында белдерде.

Илләр куркынычсызлык өлкәсендә хезмәттәшлек һәм Россия экспертларының Мисыр апэропортларында куркынычсызлыкны тәэмин итүдә катнашу мөмкинелген өйрәнү өлкәсендә хөкүмәтара килешү эшләргә килештеләр. Хәзер Мисыр хакимияте Россия Федерациясеннән килгән документ проектын өйрәнә.

Элегрәк Мәскәү белән Каһирә ил аэроопртларында аерым терминаллар яки Россия туристлары һәм самолетлары өчен махсус берничә чыгу урыны булдыру турында сөйләшүләр алып баралар дип хәбәр ителгән иде. Мондый килешүләр Мисырга рейслар башкаруга рөхсәт бирергә мөмкин.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20