Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.10.2015

Россия җыелмасы яшүсмерләрнең футбол буенча Дөнья чемпионатының 1/8 өлешенә юлламага ия булды

Россиянең футбол буенча яшүсмерләр җыелма командасы яше 17 дән узмаган уенчылар арасында дөнья чемпионатының 1/8 өлешенә юлламага ия булды, дип хәбәр итә “Интерфакс”. Төркемле этапның өченче туры матчында россиялеләр Көньяк Африка Республикасы җыелмасыннан яшьтәшләрен 2:0 исәбе белән җиңгән. 5 нче һәм 88 нче минутларда ике голны да җиңүчеләр составында Георгий Махатадзе керткән.

Россия 7 очко туплап, Е төркемендә беренче урынны отты. Икенче урынны КХДР, өченче урынны Коста-Рика яулаган (4 әр очко), дүртенче урынга Көньяк Африка Республикасы (1 очко) лаек булды. Финалның 1/8 өлешендә россиялеләрнең көндәше D төркемендә икенче урынны алган Эквадор җыелмасы футболчылары булачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20