Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
24.08.2017

Россиядә бер атна эчендә бәяләр үзгәрмәгән

Агымдагы елның 15−21 август көннәрендә Россиядәге атналык инфляция үзгәрешсез калган. Бу хакта, Федераль дәүләт статистика хезмәте (Росстат) мәгълүматларына сылтама ясап, «Известия» яза.

Август башыннан дефляция 0,2 процентны тәшкил иткән. Ел башыннан кулланучылар бәяләре индексы 2,2 процент булган.

Элегрәк Россия Икътисадый үсеш министрлыгы илнең инфляция дәрәҗәсе еллык чагылышында, 21 август мәгълүматлары буенча, 3,7 процентка түбәнәйгән, дип белдерде.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера