Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.05.2015

Россиядә җомга көнне хатын-кызларның эш сәгатен кыскартырга тәкъдим итәләр

Федерация Советы җомга көнне бөтен илдә хатын-кызлар өчен эш сәгатен кыскартырга тәкъдим итә. Монңы өчен Иҗтимагый палатадан башлангыч кирәк, дип белдергән "Русская служба новостей"га Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Валерий Рязанский.

"Төбәкләрдә шундый мөмкинлек бар икән, ни өчен шулай эшләмәскә ди. Хатын-кызлар өчен, һичшиксез, катгый эш графигы авыррак. Шуңа да алар өчен кыскартылган эш көне уңайлы булыр иде. Без бу тәҗриҗәне өйрәнеп карыйбыз. Кирәк булган очракта без төбәкләргә җомга көнне хатын-кызлар өчен кыскартылган эш сәгатен тәкъдим итәргә әзер. Бу хезмәт турындагы законнарда бар һәм төбәкләрнең вәкаләтләре моны эшләргә рөхсәт итә", - ди Рязанский.

Иҗтимагый палатада Россия хатын-кызлары өчен җомга көнне эш сәгатен кыскарту башлангычы белән кызыксынганнар инде. "Минемчә, бүген әлеге тәкъдим закон чыгару башлангычы булырга хокуклы", - дип белдергән Иҗтимагый палатаның социаль сәясәт, хезмәт мөнәсәбәтләре һәм гражданнарны тормыш сыйфаты комиссиясе рәисе Владимир Слепак.

Аның сүзләренчә, закон чыгару башлангычы якын арада эшләнәчәк.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20