Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
29.06.2017

Россиядә уртача яшәү озынлыгы 71,9 елга җитте

Узган ел нәтиҗәләре буенча, илдә уртача яшәү озынлыгы рекордлы күрсәткечкә - 71,87 елга кадәр үсте. Шул ук вакытта соңгы биш елда Россиядә уртача яшәү озынлыгы 2012 елдагы 70,2 елдан 2016 елга 71,87 елга җитте. Бу хакта Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматларына сылтама белән «Известия» җиткерә.

Россиядә иң озак яшәүчеләр Ингушетиядә, Дагыстанда һәм Мәскәүдә - андагы халык 77 яшьтән артыграк яши. Хатын-кызлар өчен ул 77 ел булса, ир-атлар өчен — 66,5 яшь.

Искәртеп үтик, рәсми статистик хезмәтнең соңгы тикшеренүләре нигезендә, гыйнвар-май айларында Россиядә туучылар саны 679,2 мең булган. Узган елның шушы чорында туучылар күбрәк иде — 762,5 мең бала.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!