Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.02.2015

Россиянең барлык төбәкләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү шартларын тикшерәчәкләр

2014 ел ахырыннан башлап торак күзәтчелегенең төбәк органнары инспекторлары Россиянең барлык 85 субъектында да Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү шартларын тикшерә башладылар. Федераль хакимият вәкилләре Җиңү көненә кадәр ветераннар яши торган барлык күп фатирлы йортларда яшәү шартларын тикшереп чыгачак. Бу хакта «Известия» яза.
РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис сөйләвенчә, министрлыкның инициативасы урынлы, чөнки кайбер сугышта катнашучылар суы һәм канализация булмаган йортларда яши. Иҗтимагый палата вәкилләре андый очракларны Волгоградта теркәгән. Шулай итеп Иҗтимагый палата әгъзалары Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаровны ветераннар вәзгыятен шәхси контрольгә алуны сорады. Өлкә хакимиятендә РФ Иҗтимагый палата мөрәҗәгате каралачак һәм адреслы ярдәм күрсәтеләчәк, дип вәгъдә иттеләр.
“9 майга кадәр бер генә ветеран да игътибарсыз калмаячак”, - дип вәгъдә итте РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20