Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
25.08.2017

Рәсәй киносы көне уңаеннан “Бибинур” фильмы күрсәтелә

Якшәмбе Рәсәй киносы көне уңаеннан «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында режиссер Юрий Фетингның «Бибинур» фильмы күрсәтелә. Фильм тәмамлануга, аның ничек төшерелүен аңлаткан «Бибинур. Фильм о фильме» документаль фильмы экраннарга чыга.

Көннәрдән бер көнне гади авыл карчыгы Бибинур әби бик сәер бер төш күрә. Төшендә аңа биш яшь һәм ул чәчәккә күмелгән сукмак буйлап атлап бара. Кинәт кенә кечкенә Бибинур каршында үсеп утырган зур агачны күреп ала, ә аның ботакларында кечкенә кызның барлык мәңгелеккә күчкән туганнары утыра. Туганнары Бибинурга биектән «Бибинур, сиңа безгә килергә вакыт!» дип кычкыралар. Йокысыннан уянып киткәч, Бибинур карчык аңлап ала — аңа нибары биш кенә көн яшисе калган. Моңсу тарих шулай ук күңелсез тәмамланырмы һәм калган гомерен Бибинур карчык нинди эшләргә багышлар?

Барлык кызыксындырган сорауларга җавапны якшәмбе, 27 нче август, «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Бибинур» фильмын карап таба аласыз. Фильмның башлану вакыты 23:00 сәгатькә билгеләнгән. Сурәтнең документаль фильмы 00:40 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха