Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.03.2016

Рөстәм Миңнеханов А.П.Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов А. П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумы базасындагы ресурс үзәгендә булды. Аны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.

Рөстәм Миңнеханов техникумның белем бирү эшчәнлеге белән танышты, уку йортының 70 еллыгына багышланган күргәзмәне, дәресләр үткәрелә торган кабинетларны карап чыкты, остаханәләрдә һәм лабораторияләрдә транспорт электр җиһазларын эксплуатацияләү һәм автоматика серләренә төшенүче, конструктор-технологик эш белән шөгыльләнүче студентлар янында булды. Президент Казан автотранспорт техникумының абруйлы уку йорты булуын билгеләп үтте.

Техникум директоры Рөстәм Галәвов журналистларга билгеләп узганча, 2015 нче ел азагында техникумга ресурс үзәге статусы бирелгән, уку йортын ремонтлауга, матди-техник тәэминатка бюджеттан акча юнәлдерелгән. “Ресурс үзәге статусы студентларга белемне техникум диварларында гына түгел, предприятие базаларында да алырга мөмкинлек бирә. Алар белемне төп предприятиеләрдә ала”, - дип билгеләп узды Рөстәм Галәвов.

Директор сүзләренчә, 30 еллык бинага моңарчы капиталь ремонт үткәрелгәне булмаган. Төзекләндерү кысаларында техникумның түбәсе, коммуникацияләре алмаштырылган, ашханәдә, актлар һәм спорт залларында ремонт ясалган. Шушы эшләрне башкару өчен 79,2 млн сум акча бүлеп бирелгән, 6,5 млн сум матди-техник тәэминатка тотылган. Рөстәм Галәвов белдергәнчә, ресурс үзәге булганлыктан, төп предприятиеләр 17,9 млн сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәткән.

Искәртеп узабыз: ресурс үзәкләр будыру программасы Татарстанда 2014 нче елдан старт алган. Республиканың 19 көллиятенә капиталь ремонт уздыру һәм заманча җиһазлау өчен 1,5 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20