Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.07.2015

Рөстәм Миңнеханов: “Бердәм Россия” – реаль эшләр партиясе”

Соңгы еллар дәвамында “Бердәм Россия” республиканы үзгәртеп коруда актив катнашучы һәм күп нәрсәне башлаучы булып торды. Бу хакта Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXIII конференциясендә әйтте.

Конференциядә Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия”дән Татарстан Президенты вазифасына кандидат итеп тәкъдим ителде, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов үзенең кандидатурасы өчен тавыш бирүчеләргә рәхмәт белдерде. “Минем өчен Татарстанның төп сәяси партиясе ягыннан мондый көчле яклау бик мөһим, - дип ассызыклады ул. – Минем хезмәттәшләрем шулай ук абруйлылар, бик лаеклы кешеләр. Киләчәктә дә бергә хезмәт куярбыз дип өметләнәм”.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов мөһим сәяси вакыйга - ТР Президенты сайлаулары турында искәртте. “Узган президент сайлауларыннан соң 14 елдан артык вакыт узды. Президент сайлауларының формасы икенче – Парламент аша иде. Хәзер социаль-икътисадый үсеш буенча Россиядә лидер төбәк булган республикада яшибез”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Бу барлык дәрәҗәдәге һәм тармак хакимияте, гражданлык җәмгыяте, барлык институтларның четерекле һәм җайга салынган эш җимеше, федераль үзәк белән конструктив элемтә, инициативаларны Россия Президенты Владимир Путин һәм РФ Хөкүмәте тарафыннан хуплану нәтиҗәсе, дип билгеләп үтте ул.

“Бу елларда гражданлык тынычлыгын, милләтара һәм конфеcсияара килешүне сакладык һәм ныгыттык”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Социаль өлкә үсешендә сизелерлек уңышларга ирештек, дип ассызыклады ул. “Без тискәре демографик вазгыятькә чик куйдык. Соңгы ике елда 112 меңнән артык татарстанлы дөньяга беренче аваз салды – бу совет чорыннан соң иң югары күрсәткеч”, - диде Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.

Республиканың Россиядә һәм аннан читтә киң танылуы һәм хөрмәткә ирешүе әһәмиятле нәтиҗә, диде ул. Татарстан, төбәк алдына куелган бурычларны тормышка ашыруда ныклы адымнар ясады, биредә яшәү өчен уңайлы шартлар булдырылган, шуңа монда талантлы һәм уңышка ирешкән кешеләр омтыла.

“Бу елларда без бердәмрәк һәм көчлерәк, тәҗрибәлерәк һәм амбициоз булдык. Ирешкән уңышларга таянып, без киләчәккә ышаныч белән карый алабыз. Перспективалы проектларны формалаштыра һәм гамәлгә куя алабыз”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы ассызыклаганча, бу елларда “Бердәм Россия” республиканы үзгәртеп коруда актив катнашучы һәм күп нәрсәне башлаучы булып торды. Партия РФ Дәүләт Думасында һәм ТР Дәүләт Советында, шулай ук республиканың башкарма хакимияте органнарында зур вәкиллеккә ия.

“Без бергә күп нәрсәгә ирешәбез. Әмма әле 2030 елга кадәрге республиканың социаль-икътисадый үсеш стратегиясенең киңкүләмле бурычларын гамәлгә ашырасы бар. Стратегия белән без киләчәккә күз салып кына калмыйбыз, без дөньякүләм трендларны, төбәкнең спецификасын, аның уникаль тарихи-мәдәни мирасын исәпккә алып, аны формалаштырабыз”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы конференциядә катнашучылар игътибарын агымдагы елның 13 сентябрендә республикада югары вазифага кандидат белән баргә сайлаучылар алдында меңләгән бердәмроссияле – җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына дәгъвачылар да имтихан тотачагына юнәлтте. Сайлаулар үз нәтиҗәлелеген раслаган бердәм идарә системасын ныгытырга тиеш, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

“Бердәм Россия” – реаль эшләр партиясе, - дип билгеләп үтте ул, программа карары мөмкинлекләрне бәяләмичә, тупланган тәҗрибә, казанышларны һәм уңышсызлыкларны исәпкә алмыйча кабул ителә алмый. Безнең өстенлек – ул стратегик предприятиеләрне саклау һәм үстерү, Татарстан Республикасында хезмәт кую теләге белән килүче инвесторларга хөрмәт нәтиҗәсендә формалашкан көчле икътисади база. Көчле һәм тәҗрибәле кадрларның потенциалы даими өйрәнүдә, алынган белемнәрен нәтиҗәле куллануда формалаша. Консолидацияләнгән хакимият нигезендә максатчанлык, нәтиҗә һәм карарлар өчен җаваплылык тора. Милләтара һәм конфессияара килешү гасырлар традициясе”, - дип белдерде Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.

“Бүген Татарстан мөмкинлекләр территориясе булып тора. Без бергәләп киләчәгебезне төзибез. Без булдырабыз! Без бергә көчле!” – дип тәмамлады чыгышын Рөстәм Миңнеханов.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20