Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
15.06.2017

Рөстәм Миңнеханов бүген Кама аръягы төбәгенә эшлекле сәфәр кыла

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кама аръягы төбәгендә эшлекле сәфәрдә була. Аерым алганда, ул Алабуга һәм Чаллыда булачак.

Эшлекле сәфәр кысаларында Рөстәм Миңнеханов «ЕлАЗ» җәмгыятендә «ELAZ-BL» экскаватор-төягечк җыю конвейеры яңа линиясен ачу тантанасында катнаша. Шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасының Күзәтчелек совет утырышын үткәрәчәк.

Аннан Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «Санрайз сити» сәүдә комплексында урнашкан «Кид Спейс» һөнәрләр шәһәрендә, Россиядә беренче булган хоккей кәшәкәләре җитештерүче «ЗаряД» заводында булырга ниятли.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера