Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.03.2015

Рөстәм Миңнеханов: ”Бик күп мәсьәләләр хәйриячелек ярдәме белән чишелә

Рөстәм Миңнеханов: ”Бик күп мәсьәләләр хәйриячелек ярдәме белән чишелә” Казандагы “Корстон” комплексында “Ел хәйриячесе-2014” республика конкурсы җиңүчеләре игълан ителде. Быел конкурс 8 нче тапкыр уздырылды.

Җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында ТР Президенты вазыйфасын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һ.б. катнашты.

Тантана башында Рөстәм Миңнеханов, рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, Бөек Ватан сугышы ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" медальләрен тапшырды.

"Җылылык өләшүче"/“Дарующий свет” номинациясендә җиңүчеләрне тәбрикләгән Минтимер Шәймиев: “Бүген бик матур бәйрәм. Өлкән, урта буын, балалар − барысы да бергә җыелган һәм бу − бик куандыра торган күренеш. Моннан 20 ел элек, Казанның меңьеллыгы алдыннан, хәйрия фонды оештырылды. 1996 елда Татарстанда икмәк искиткеч уңды һәм, администрацияләр җитәкчеләре белән сөйләшкәннән соң, әлеге фондка аларның һәркайсы өлеш кертте. Благовещение соборы һәм Кол Шәриф мәчетен торгызуга 32 миллиард сум җыелган иде. Масса күләм хәйриячелек шулай башланып китте һәм ул хәзер безнең республиканың символы булып тора, ул безнең йөрәкләрдә яши. Хәйриячелек җәелдерелә бара, бу безне шатландыра һәм без бөтенләй башка кешелргә әйләнәбез", - диде ул.

ТР Дәүләт Киңәшчесе шулай ук сентябрь аенда булачак ТР Президенты сайлаулары хакында да берничә сүз әйтте. “Моннан 5 ел элек, мин хакимияттән киткәннән соң, республика Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегенә күчте һәм Татарстан хәзер тагын да яхшырак үсә, чәчәк ата. Кичә ул РФ Президенты Владимир Путин белән очрашты һәм республикада эшче һөнәрләр буенча чемпионат уздыру турында сөйләшү булды. РФ Президенты Татарстанга бик югары бәя бирде. Бу республика белән тагын да ныграк горурланырга этәргеч ясый, - диде һәм татарстанлыларны 13 сентябрьдә булачак сайлауларда Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирергә өндәде.

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина: “Сезнең эшләгән эшләрегез, җылылыгыгыз, кылган гамәлләрегез өчен рәхмәт", - дип, Минтимер Шәймиевкә, рәхмәт йөзеннән, әнисе чиккән сөлге бүләк итте. “Егетләргә кулъяулык бирү татар халкында ярату һәм хөрмәт билгесе булып тора. Сөлге алу инде ул бөтенләй зур бәхет”, - дип шаяртты Минтимер Шәрип улы һәм Эльмира Кәлимуллинага уңышлар теләде.

Рөстәм Миңнеханов: “Бүген безнең республика өчен бик мөһим чара. Менә инде 8 нче тапкыр рәттән шулай җыелу традициягә әверелде. Бу вакыт эчендә республикада бик зур эшләр эшләнелде. Хәйриячелек уллыкка һәм кызлыкка бала алучыларга да, күп балалы гаиләләргә дә, республика өчен мөһим булган тарихи объектларны торгызуга да кагыла. Бик күп мәсьәләләр хәйриячелек ярдәме белән чишелә. Әлеге проектлар нәтиҗәсендә, 22 миллиард сум акча файдаланылган. Ул кешеләргә үзгәртә һәм вакытында, рәхмәт, дип әйтә белү дә мөһим. Иң мөһиме исә − без үзебезнең хөрмәтле ветераннарыбыз белән бүген бергә булу. Аларга рәхмәт әйтергә менә дигән мөмкинлегебез бар! Тарихыбызны, безнең киләчәгебез өчен сугышкан бабаларыбызны онытырга ярамый, - дип, республика башлыгы вазыйфасын башкаручы БВС ветераннарына рәхмәтләрен җиткерде. - Залда балалар да бар, алар - безнең киләчәгебез. Республиканың чәчәк атуы, балаларыбызның сәламәт һәм башкаларга көндәш була алуы безнең өчен бик мөһим. Шуңа да тырышып эшләргә кирәк. Барлык хыяллар да тормышка ашсын өчен икътисадның куәтле булуы шарт. Шуңа да җитәкчеләргә, товар җитештерүчеләргә, эшмәкәрләргә, бизнес вәкилләрен һәм башка кешенең кайгысына битараф калмаган гади кешеләрнең барысына да рәхмәт әйтәсе килә”, - диде һәм алга таба да әлеге юнәлешне үстерү буенча эш алып барычагына вәгъдә бирде.

Ул шулай ук "Кояш алкасы"/“Солнечный круг” номинациясе җиңүчеләрен тәбрикләде. Мамадыш, Нурлат, Менделеевск районында уллыкка һәм кызлыкка күпләп балалар алган гаиләләр, “Зур гаилә” республика хәйрия акциясе кысаларында, ТР Президенты вазыйфасын башкаручы кулларыннан "Лада Ларгус" машинасы ачкычларын кабул алды.

"Якты кеше"/“Светлый человек” номинациясендә җиңүчеләргә дипломнарны Римма Ратникова тапшырды. “Татарстанда нурлы, якты кешеләр бик күп. Әлеге залда утыручыларның барысы да − нурлы кешеләр. Минемчә, бу номинация бик үзенчәлекле. Хәйриячелек гасырлар дәвамында барлык халыкларда да зурланган, макталган”, - диде һәм үзенең рәхмәтләрен һәм тәбрикләүләрен җиткерде.

Илдар Халиков исә: “Һәр кеше үз-үзенә, мин бу дөньяга нәрсәгә тудым икән, дигән сорау биреп карыйдыр. Тормышның мәгънәсе, максаты нидәлеге турында уйланадыр. Бу сорауларга җаваплар бик күп. Әмма аларның иң мөһиме — үзеңнән соң бу җирдә мөмкин кадәр күбрәк эз калдыруда. Бу залда, сәхнәдә − үзләреннән соң күбрәк елмаю, шатлык калдыруны үз тормышларының максаты итеп куйган кешеләр. Барысы өчен дә рәхмәт”, - диде һәм "Игелекле эш"/“Доброе дело” номинациясендә җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.

Рәсми чыгышлар, җыр-биюләр белән үрелеп барган тантанада кече, урта, эре сәнәгать оешмалары, кече бизнес вәкилләре, индивидуаль эшмәкәрләр, коммерцияле булмаган оешмалар, хәйрия фондлары вәкилләренә һәм физик затларга - барлыгы 61 кешегә дипломнар тапшырылды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20