Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.09.2015

Рөстәм Миңнеханов Чаллы паркларын да күреп кайтты

Рөстәм Миңнеханов Чаллы паркларын да күреп кайтты

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул яңа ачылган парклар белән танышты, өр-яңа бассейн нигезенә беренче ташны салды, яңартылган “Сөембикә” проспектын ачу тантанасында катнашты.


Билгеле булганча, 2015 ел Татарстанда Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Парк һәм скверлар елы дип игълан ителде. Әлеге программа кысаларында 143 парк һәм сквер төзекләндерелергә тиеш дип каралды. Аларның 75е – өр-яңадан төзелсә, 68ендә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылырга тиеш булды. Бу эшчәнлек өчен Татарстан бюджетыннан 1 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирелде.

Татарстан лидеры агач утыртты

Республикада яңартылган парк һәм скверларны тантаналы рәвештә ача да башладылар инде. Мәсәлән, 5 сентябрь көнне Чаллы шәһәрендә берьюлы ике объект – Сидоровский һәм Комсомольский парклары ачылды. Әлеге парклар белән Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та танышты. Ул биредә Чаллы халкы белән аралашты, алар белән бергә паркта агачлар утыртты.

Бактың исә, Сидоровка бистәсе халкы уңайлы шартлар тудырылган паркны 40 елга якын (!) көткән икән. Хәзер биредә заманча яктырткыч, утыргыч, чүп савытлары белән беррәттән машина паркингы һәм велосипед юллары да булдырылган. Спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен исә мини-футбол, баскетбол һәм тренажер мәйданчыкларына кадәр бар.

Комсомольский паркы да заманча булуы белән игътибарга лаек. Биредә шулай ук яңа утыргычлар, спорт мәйданчыклары барлыкка килгән, агачлар утыртылган. Тагын бер үзенчәлек: әлеге ике паркны җир асты юлы тоташтыра. Сидоровка бистәсендәге паркны төзекләндерүгә 47 миллион сум акча тотылса, Комсомольский паркын ремонтлауның исә 19 миллион сумга төшкәнлеге билгеле.

Әйтергә кирәк, бу чарада “Президент белән бергә” хәрәкәте вәкиллрәе дә актив катнашты. Комсомольский паркында алар чәчәкләр утыртты, ә Сидоровкада исә Татарстан байрагы төсләре күрсәтелгән “Республика тасмасы” акциясен уздырды. Билгеле булганча, әлеге акция үз республикаларын яратучы һәм аның белән горурланучы татарстанлыларны берләштерүне максат итеп куя.

Дөнья чемпионаты мирасы - бассейннарда

Дүшәмбе көнне Чаллының “Гренада” паркында өр-яңа бассейн нигезенә махсус капсула салу тантанасы да оештырылды. Шундый ук чаралар Казанда һәм Әлки районының Базарлы Матак авылларында да үткәрелде. Бу юкка түгел, билгеле. Ник дигәндә, әлеге өч бассейн Казанда узган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты мирасы булып тора.

- Бүген без өч бассейн төзелешенә старт бирәбез. Аларның берсе – Казанда, икенчесе – Чаллыда, өченчесе – Базарлы Матакта булачак. Әлеге объектлар республикага, биредә спортны үстерү-камилләштерүгә хезмәт итәргә тиеш, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Шунысы да мөһим, башта бу өч бассейн вакытлы корылма буларак каралган. Тик соңрак аларны Казанда узган дөнья чемпионаты мирасы итеп саклап калу карары кабул ителгән. Әйтергә кирәк, Чаллыда төзеләчәк яңа объектның мәйданы 3 923 квадрат метр тәшкил итәчәк. Әлеге 100 кеше сыйдырышлы бассейндагы йөзү юлларының озынлыгы 50 метр булачак.

Соңрак Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа төзекләндерелгән Халыклар дуслыгы һәм Сөембикә проспектын ачу тантанасында да катнашты.

- Хәзерге вакытта Чаллыда бик зур эшләр башкарыла. Биредә юл-транспорт челтәрен яхшырту моношәһәрләрне үстерү фонды ярдәме белән тормышка ашырыла. Бу эшчәнлекнең инде ике ел дәвамында башкарылуы исә каладагы бик зур уңай үзгәрешләр турында сөйли. Шунысы мөһим, әлеге эшчәнлек алга таба да дәвам иттереләчәк,- дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20