Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.03.2015

Рөстәм Миңнеханов Дубайда узучы форумда Татарстанның инвестицион климаты турында сөйләде

Рөстәм Миңнеханов Дубайда узучы форумда Татарстанның инвестицион климаты турында сөйләде  Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Дубайда узучы Annual Investment Meeting (AIM-2015) инвестицион форумында Татарстандагы инвестицион климат турында сөйләде.

Искәртеп узабыз: AIM-2015 - бөтендөнья форумы, аның чаралары сәнәгать һәм инвестицияләү, халыкара сәүдә хезмәттәшлеген ныгытуга юнәлдерелгән. AIM-2015нең темасы  -  "Туры чит ил инвестицияләре булышлыгы белән фәнни-техник һәм мәгълүмати алмаш  ярдәмендә тотрыклы үсеш", дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Инвестицион форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов туры чит ил инвестицияләренең тотрыклы үсешне тәэмин итүдә роле турындагы панель дискуссиядә катнашты. Доклад белән чыгыш ясаучылар арасында Халыкара сәүдә палатасы генераль секретаре Джон Данилович, БМО Генераль секретаре урынбасары Канде Юмкелла, халыкара үзәкнең башкарма директоры Аранча Гонзалес бар иде.  

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында икътисади, социаль өлкәдә алдынгы төбәк.  

«Инфраструктурага без аерым игътибар бирәбез, - диде ул. – Безнең техно һәм индустриаль парклар – тулысынча инвесторларга әзерләнгән мәйданчыклар. Без инвесторлар белән “бер тәрәзә” режимында эшлибез, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы - бу мәсьәләдә җаваплылык үзәге».  

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, “Алабуга” МИЗ мәйданчыгына җитди игътибар бирелә. Резидент компанияләргә биредә уңай климат булдырылган, дип ышандырды Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, шул исәптән – салым ташламалары һәм таможня преференцияләре.   Дискуссия модераторы сорауларына җавап биреп Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан нефть химиясенә, автомобиль төзелешенә һәм агач эшкәртү өлкәсенә инвестицияләр җәлеп итәргә тели.  

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген Россиянең икътисади үсеше каршылыклы шартларда уза, шуңа күрә дөньяның башка илләреннән инвестицияләрне җәлеп итү, Россия төбәге буларак, Татарстан өчен алдынгы бурыч. Шул ук вакытта Татарстанга Азия һәм Көнчыгыш белән хезмәттәшлек итү бик мөһим. «Россиягә карата кызыксыну сүрелми, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Республика территориясендә чит ил заводлары эшли, якын арада тагын берничә производство ачу планлаштырыла  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20