Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.03.2016

Рөстәм Миңнеханов "Энергетика. Ресурсларны саклау" 17 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен ачуда катнашты

Рөстәм Миңнеханов "Энергетика. Ресурсларны саклау" 17 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен ачуда катнашты"Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында "Энергетика. Ресурсларны саклау" XVII халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм "Энергетик ресурсларның нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау" XVI халыкара симпозиум ачылды. Чарада РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы - беренче вице-премьер Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов, Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаров катнашты.

Рөстәм Миңнеханов күргәзмә ачу тантанасында катнашучыларны сәламләп, аның энергия ресурсларын саклау белән бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышу өчен бик яхшы мәйданчык булуын ассызыклады. Ул күргәзмәне оештыруда күрсәткән теләктәшлек өчен РФ Энергетика министрлыгына, Волгоград, Калининград делегацияләренә, чит ил партнерларына, башка төбәкләрдән коллегаларына рәхмәтен җиткерде.

Антон Инюцын министрлык исеменнән күргәзмәдә катнашучыларга нәтиҗәле эшчәнлек теләде. Ул Татарстанның энергия нәтиҗәлелеге өлкәсендәге эше буенча лидерларның берсе булуын билгеләп узды. "Без энергия нәтиҗәлелеге темасының мөһимлеген аңлыйбыз, бу илебезнең көндәшлеккә сәләтлелеге алшарты", - диде Антон Инюцын һәм Рөстәм Миңнехановка бу темага карата җитди игътибары өчен рәхмәтен җиткерде.

Алга таба Алексей Песошин "Энергияне нәтиҗәле кулланучы җиһазлар һәм технологияләр" конкурсы җиңүчеләренә I дәрәҗә дипломнар тапшырылды.

Аннан соң рәсми затлар күргәзмә ачылу билгесе булган тасманы кисеп, экспозицияләр белән танышуга кереште. Быел күргәзмәдә Россиянең 27 төбәгеннән һәм 9 чит илдән 133 предприятие катнаша. Анда катнашучылар энергетика тармагы өчен яңа җайланмалар, биоэнергетика өлкәсендә эшләнмәләр, компанияләрнең энергетик нәтиҗәлелеген, экологик куркынычсызлыгын арттыруга этәргеч биргән комплекслы карарларны тәкъдим итә. Бүген шулай ук, "2014-2020 елларда ТРда энергияне саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру" дәүләт программасының 2015 нче елда гамәлгә ашырылу нәтиҗәләре һәм 2016 нчы елга бурычлар турында ТР Хөкүмәте утырышы узачак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20