Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.07.2015

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Бурятиядә

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бурятиягә эш сәфәре кыла. Улан-Удэ шәһәрендәге "Байкал" халыкара аэропортында аны бүген республика башлыгы Вячеслав Наговицин каршы алды.

Ике көнлек сәфәр кысаларында төбәк җитәкчеләре, шулай ук татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашулар каралган.

Аерым алганда, иртәгә, 20 июльдә, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бурятия Республикасы башлыгы Вячеслав Наговицин белән очрашачак. Әлеге очрашу кысаларында Татарстан Республикасы белән Бурятия Республикасы арасында Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне тормышка ашыру буенча чаралар планын имзалау көтелә.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов "Байкал урман компаниясе" ААҖнең Ильин агач эшкәртү комбинатында булырга, татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашырга ниятли, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.     

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20