Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.06.2015

Рөстәм Миңнеханов ФАО генераль директоры белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов  ФАО генераль директоры белән очрашты Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Берләшкән милләтләр Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО) генераль директоры Грациано Силва белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Яклар оешма вәкаләтләре кысаларында хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, аларның Мәскәүдә программалары бик бай булган, анда күп очрашулар һәм сөйләшүләр үткәргәннәр. Ул шулай ук Грациано Силваны ФАО башлыгы урынына яңадан сайлануы белән котлады.

«Берләшкән милләтләр Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы – БМОда бик мөһим структура, һәм быел аның 70 еллыгы үткәрелә, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. – Оешма алдында торган төп бурыч – дөньяда хәерчелек масштабларын киметү, ачлыкны бетерү, камилрәк азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы системаларын булдыруга ярдәм итү, глобаль азык-төлек куркынычсызлыгын ныгыту. Әлеге сораулар бүген бөтен дөнья өчен мөһим».  Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә ачылырга тиешле ФАО бүлекчәсе шулай ук бердәм эшкә зур өлеш кертүенә һәм, шул исәптән төбәкләр белән дә, актив рәвештә хезмәттәшлек итүенә ышануын белдерде. Татарстан үзен авыл хуҗалыгы производствосы күләмнәре буенча лидер дип саный, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы билгеләгәнчә, төбәк үсемлекчелегендә соңгы елларда корылык аркасында үзгәрешләр булды. Шулай да федерациянең башка субъектлары арасында сөт җитештерү буенча беренче һәм ит җитештерү буенча икенче урынны алырга планлаштырабыз, диде ул. Шуннан Рөстәм Миңнеханов республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары турында, агросәнәгать комплексы өлкәсендәге республика программалары, эре агросәнәгать комплекслары эшчәнлеге турында сөйләде.

Очрашуны тәмамлап, Рөстәм Миңнеханов һәм Грациано Силва катнашында Казан аграр университеты һәм Берләшкән милләтләр Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы арасында килешү имзаланды. Документка имзаларын Казан аграр университеты ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов һәм ФАО генераль директоры урынбасары Владимир Рахманин куйдылар.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20